«Алар җиңәргә булышты»: тарих кәрваны (6+)

11 май көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Алар җиңәргә булышты» дигән тарих кәрваны үткәрелде.

IMG_20210511_100457
IMG_20210511_102253
IMG_20210511_101553
IMG_20210511_102226

«Сугышта хайваннар» видеопрезентациясе ярдәмендә балалар Бөек Ватан сугышы вакытында батырлыклар күрсәткән хайваннар турында белде. Бу геройлар күптөрле, әмма алар барысы да, кечкенә күгәрченнәрдән башлап зур чыдам атларга кадәр, җиңү хакына көч куйдылар. Китапханәче сугышта хайваннарның «һөнәрләре» белән таныштырды һәм сугыш чорында кешеләр һәм хайваннар арасындагы үзгә бер мөнәсәбәт турында кечкенә тарихи хикәяләр сөйләде. Балалар  дөяләр, пошилар, боланнарның да «сугышуын»а гаҗәпләнде. Блокадада калган Ленинградны күселәр өереннән коткарган песиләр дә шаккатырды. Балалар күгәрченнең ни өчен тынычлык, яхшылык һәм өмет символы дип аталуы турында белде. Күгәрченнәр һәрвакыт кешеләр өчен почта һәм мәгълүмат тарату хезмәтен алып бара. Чара хәзерге заман балаларына гомумән таныш булмаган кызыклы фактлар белән баетылды. Сугышчыларны данлаганда һәм хөрмәтләгәндә, аларның дүрт аяклы дуслары һәм канатлы ярдәмчеләре турында да онытырга ярамый. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: